Кайчандыр үзен тешләгән эттән бөгелмәле үч алган.
Бу хәл өчен ир-атка җәза билгеләнгән.
Бөгелмә шәһәр прокуратурасы 49 яшьлек гражданинга карата дәүләт гаепләвен хуплады.
Карабаш авылында ир-ат исерек хәлдә, усаллыктан һәм хулиганлык ниятеннән, элек үзен тешләгән “Немец овчаркасы” токымлы эткә туристик пычак белән кадый, нәтиҗәдә, эт шунда ук үлә.
Гаепләнүче гаебен таный һәм тәүбә итә. Суд тарафыннан гамәлләр РФ Җинаятьләр турындагы кодексның 245нче маддәсенең 1нче өлеше буенча квалификацияләнгән (хайваннар белән рәхимсез мөгамәлә) һәм 200 сәгатькә мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләнгән.
Хөкем карары законлы көченә кермәгән.
Л. Сабирова, Бөгелмә шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа