Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Карабаш бистәсендә 32 торгәк печән янып беткән

12 октябрь көнне кичке сәгать 5 тулганда Карабаш бистәсенең Комсомол урамындагы 35нче “а” йортта печән януын күреп, 64нче янгын сүндерү частена хәбәр итәләр.

 Янгын сүндерүчеләр вакыйга урынына барып җиткәндә, 80 квадрат метрлы ишегалдында булган, пирамида рәвешендә өеп куелган 32 печән түге янып ята торган була. Утның күрше корылмаларга таралу куркынычы булмый, чөнки территория биек тимер-бетон койма белән чикләнгән. Белгечләрне әлеге янгынны күреп хәбәр иткән кеше каршы ала.

Эшкә керешкән янгын сүндерүчеләр санаулы минутлардан утны йөгәнлиләр. Нәтиҗәдә, 32 төргәк печән тулысынча янып бетә. Хәзерге вакытта аның хуҗасын ачыклау эше бара.

Афәтнең сәбәбе – билгесез затларның ут белән саксыз эш итүе.   

Д. Артемьев, Бөгелмә муниципаль районы янгын күзәтчелеге һәм профилактик эш бүлеге өлкән сорау алучысы, эчке служба майоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса