«КАМАЗ» һәм җиңел машина белән авариядә ике кеше һәлак булган, өч кеше зыян күргән
Хокук һәм вәзгыять

«КАМАЗ» һәм җиңел машина белән авариядә ике кеше һәлак булган, өч кеше зыян күргән

Юл- транспорт һәлакәте кичә кичке унынчы яртыда Казан-Алабуга трассасында Хлыстово авылы янында булган.

Татарстанда йөк машинасы белән җиңел машина бәрелешкән. Авариядә ике кеше һәлак булган, өч кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га фаҗига шаһитлары сөйләде.


Аларның сүзләренә караганда, юл- транспорт һәлакәте кичә кичке унынчы яртыда Казан-Алабуга трассасында Хлыстово авылы янында булган. «КАМАЗ» һәм «Шевроле» бәрелешә. Ике автомобиль дә юлдан кюветка очкан.


«Авария урынында ике кеше - хатын-кыз һәм ир-ат (чит ил машиналары пассажирлары) һәлак була. Җиңел машина йөртүчене һәм тагын ике кешене төрле җәрәхәтләр белән табиблар алып китә», - дип ачыклык кертте шаһитлар.

Чыганак: Татар-информ