Җитәкчене хөкем иттеләр
Бөгелмә шәһәр суды район суд приставлары бүлеге начальнигы, 44 яшьлек Алик Шәкүровка карата ришвәт алганы өчен 4 миллион сум күләмендә штраф түләргә тиеш дигән хөкем карары чыгарды, дип хәбәр итәләр Татарстан Республикасы прокуратурасының матбугат хезмәтеннән.
2011 елның ноябрь аенда бүлек начальнигы - район суд приставлары бүлегенең өлкән суд приставы А. Шәкүровка Бөгелмәдә яшәүче бер зат мөрәҗәгать итә һәм аның суд башкаручысы - приставка күчемсез милек объектларына мөнәсәбәттә теркәү эшләрен тыю турындагы чараларны кире кага торган законлы күрсәтмә бирүен сорый. Бүлек начальнигы моның өчен гражданиннан 50 мең сум күләмендә акча таләп итә.
2011 елның 30 ноябрендә гражданиннан шул ришвәтнең бер өлешен - 30 мең сумын алган вакытта Шәкүровны Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору буенча районара оператив-эзләү бүлеге хезмәткәрләре тоткарлый.
Суд аңа карата алган ришвәт суммасыннан 80 тапкыр күбрәк күләмдә штраф түләтү турында карар чыгара. Моннан тыш, әлегә кадәр хезмәтеннән азат ителмәгән район суд приставлары бүлеге начальнигы 3 ел дәвамында дәүләти вазифаларда эшләү хокукыннан да мәхрүм ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа