Исерекнең хөкем кыска
Бөгелмәдә яшәүче бер исерек ир узып баручыга пычак белән һөҗүм итә
2019 елның октябрендә исерек хәлдәге ир кеше, подъезд баскычыннан күтәрелеп баручы белән низагка керә. Тарткалаш вакытында ул зыян күрүченең башына ким дигәндә ике тапкыр йодрык белән суга, ә аннары зыян күрүченең тәненә дүрт тапкыр пычак белән кадый: корсак куышлыгын, күкрәк читлеген, сул яклап җилкә сөяген, колак тирәсен җәрәхәтли.
Гаепләнүче судта үзенең җинаять кылуын, кешегә авыр тән җәрәхәтләре ясавын таный, үкенүен белдерә. Зыян күрүче дә аңа каты җәза бирүне таләп итми.
Суд аны җинаять кылуда гаеплене 2 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итү һәм аны гомуми режимлы төзәтү колониясендә үтәргә тиешлеге турында карар чыгара.
Хөкем карары законлы көченә кермәгән.
Татарстан Республикасы Бөгелмә шәһәр суды матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа