Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Исерек килеш руль артына утырган бөгелмәлегә хөкем чыгардылар

Аны берничә тапкыр машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткән булалар, бу юлы төрмәгә җибәрәләр.

Татарстан Республикасы Бөгелмә шәһәр судында 2 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән бөгелмәленең исерек килеш руль артына утыру факты буенча җинаять эше каралды.

Бөгелмәле элек тә хөкемгә тартылган. Ул шулай ук машина белән исерек килеш идарә иткән була. Әмма бу хәлдән соң да яшь егет үзенә сабак алмый.  

Гаепләнүче җинаять кылуда гаепләнә. Ул үз гаебен таный, тәүбә итә. Әмма суд җәза билгеләгәндә, бу кешенең уңай якка үзгәрмәвен исәпкә ала һәм хокук бозучыны 5 айга ирегеннән мәхрүм итә.

Моннан тыш, суд карары буенча, төп җәза срогы чыкканнан соң, бөгелмәле тагын ике ел транспорт чаралары белән идарә итә алмаячак.

Хөкем карары законлы көченә кермәде һәм эш буенча катнашучы затлар тарафыннан шикаять бирелергә мөмкин.

Бөгелмә шәһәренең суд матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса