Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Исерек бөгелмәле төнлә кибеттән азык-төлек һәм хәмер урлаган

Ир-егет кибет тәрәзәсен ватып, сәүдә залына үтеп керә. Аның пакетында, билгеле бер суммага товар булуы ачыклана.

2020 елның сентябрь аенда, тәүлекнең төнге вакытында, исерек бөгелмәле кибет тәрәзәсенә таш ыргыткан һәм аны ваткан. Бу хакта Татарстан Республикасы Бөгелмә шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә .

Хокук бозучы законсыз рәвештә сәүдә залына үтеп керә, һәм пакетларга азык-төлек, алкоголь продукциясен җыя башлый. Әмма кибеттән чыкканда аны шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләре тоткарлый. Бөгелмәле әлеге кибеттән  14000 сумага товар  урлый.

Алдан үткәрелгән тикшерү барышында хокук бозучы кача, шул сәбәпле аны озак вакыт эзлиләр.

Суд утырышы барышында гаепләнүче гаебен тулысынча таный, гафу үтенә. Кибеткә китергән зыяны өчен, акчалата түләргә сүз бирә. Боларның барысын исәпкә алып,  суд тарафыннан түбәндәге җәза билгеләнә. Ир-егетне

шартлы рәвештә 1 ел срок белән ирегеннән мәхрүм итәләр.  Ул даими яшәү урынын үзгәртмәскә һәм тикшерү инспекциясенә килеп, теркәлү үтәргә тиеш була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса