Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Җирне кайчан тартып алалар?

2002 елның 24 июлендә чыккан "Авыл хуҗалыгы максатындагы җирләр әйләнеше турында"гы № 101-ФЗ Федераль Законының 6 нчы маддәсе, 4 нче пункты нигезендә, хуҗасыннан, әгәр ул аны өч ел дәвамында тиешле максатларда файдаланмаса, җир тартып алына ала. Шулай ук җирнең уңдырышлылыгы сизелерлек кимүгә юл куелган очракта да хуҗаның ул җирдән мәхрүм...

З.ГЫЙЛЬМАНОВА,
ТР "Россельхознадзор"
идарәсе бүлек начальнигы урынбасары.

Җирне тиешле максатларда файдаланмау дигәндә, аның хуҗаларының, арендаторларның, ул җирдән файдаланучыларның җиргә милек буларак мөнәсәбәт
тә тиешле таләпләрне үтәмәве, аны яхшырту һәм тирә-як мохиткә тискәре йогынты ясаучы процесслардан саклау, яклау эшләре алып бармавы; авыл ху-җалыгы продукциясен җирнең уңдырышлылыгы кабат торгызылырлык итеп җитештермәве; эрозиягә каршы тору юнәлешендә һәм шулай ук агротехника, мелиорация, фитосанитария чаралары күрмәве; Россия Федерациясе Җир кодексының һәм җирнең уңдырышлылыгына кагылышлы закон таләпләрен үтәмәве күздә тотыла.

26640-85 номерлы Дәүләт стандарты бар. Шуның 25 нче пунктында әйтелә: авыл хуҗалыгы җирләре - системалы төстә эшкәртелеп, авыл хуҗалыгы культуралары үстерү өчен файдаланыла торган һәм шулай ук чиста пар җирләре ул.

РФ Хөкүмәтенең 2012 елның 23 апрелендә чыккан 369 нчы номерлы Карары буенча исә чүп үлән белән тулысынча капланган җирләр ул кишәрлекне авыл хуҗалыгы эшләре алып бару, яисә авыл хуҗалыгы эшчәнлегенә мөнәсәбәте булган башка эшләр алып бару максатларында файдаланылмавының билгесе булып тора.

76 нчы пункт - туфракны халык хуҗалыгында икътисади, экологик һәм социаль нигезләнгән шартларда рациональ куллану турында.
79 нчы пункт - рациональ (тиешенчә) кулланмау сәбәпле, аның туклану элементларына ярлылануы һәм биологик активлыгы кимү нәтиҗәсендә, туфракның уңдырышлылыгы югалу турында.

Шулай итеп, җир хуҗалары, аннан файдаланучы милекчеләр, арендаторлар үз кул астында һәм карамагында булган җирләрне сакларга, аны нәтиҗәле кулланырга, уңдырышлылыгын күтәрү турында һәрвакыт кайгыртып яшәргә тиешләр.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса