Ирен үтергән
Бөгелмәдә бәйрәм алдыннан, 8 май көнне спиртлы эчемлекләр эчеп утырганда, үзара тавыш чыгып, 61 яшьлек пенсионер хатын 62 яшьлек иренең күкрәгенә пычак белән кадаган.
Алган тә җәрәхәтеннән ире үлгән.
Полиция хезмәткәрләре хатын-кызны тоткарладылар. Хәзерге вакытта тикшерү органнары РФ Җинаятьләр турындагы кодексның 105нче маддәсенең 1нче өлеше нигезендә каралган билгеләр буенча җинаять эше кузгатты. Тикшерү бара.
Диана ГАЛӘҮОВА, Бөгелмә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа