Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Хокук сакчыларына багышлана

Узган елның декабрь ахырында Чабаксар шәһәре типографиясендә, "Бөгелмә елъязмасы" проекты кысаларында, якташыбыз Илья Шерстнёвның "Бугульминцы в полиции, угрозыске, "Смерш" дигән яңа китабы басылып чыкты. 500 нөсхәле бу тиражда Бөгелмә тарихының 1917 - 1970 еллардагы моңа кадәр билгесез саналган битләре яктыртыла. Төсле каты тышлы, реставрацияләнгән фотосурәтләре дә бик ачык күренә торган...

Узган елның декабрь ахырында Чабаксар шәһәре типографиясендә, "Бөгелмә елъязмасы" проекты кысаларында, якташыбыз Илья Шерстнёвның "Бугульминцы в полиции, угрозыске, "Смерш" дигән яңа китабы басылып чыкты. 500 нөсхәле бу тиражда Бөгелмә тарихының 1917 - 1970 еллардагы моңа кадәр билгесез саналган битләре яктыртыла.

Төсле каты тышлы, реставрацияләнгән фотосурәтләре дә бик ачык күренә торган яхшы сыйфатлы кәгазьгә басылган бу китапның тышлыгына коллажны "Геофизик Татарии" газетасы мөхәррире Светлана Лукашова эшләгән.

Китапка кыскача аңлатмада барлык геройларның да Бөгелмә кешеләре булуы, фамилияләре дә үзләренеке сакланганлыгы турында әйтелә. Архив документларына, 1914 елгы һәм 1941 - 1945 елгы сугыш ветераннарының истәлекләренә, хатирәләренә нигезләп язылган. Моннан бер гасыр диярлек еллар элек булган кайбер вакыйгаларга ачыклык кертелә, моңа кадәр табышмак булган сорауларга җаваплар табыла.

Мисал өчен, "В августе 44-го" бестселлеры авторы мәскәүле Владимир Богомолов белән аның гаиләсенең Бөгелмәгә ни катнашы бар икән? "Тайны капитана ГРУ" очеркын укып чыккан кеше бу сорауга җавап табачак. Укучы 1918 елның җәендә Бөгелмәдә вокзал алды мәйданында кызыл разведчик, Карабаш кешесе Сәхиб Сәлимгәрәевны атып үтергән ак офицерның фамилиясен, аның алга таба язмышын да беләчәк.

90 ел гомер узгач, өяз докторы Николай Земляницынның гражданлык һәм табиблык бурычын үтәгәндәге кыюлыклары турында мәгълүм булачак. Ул җирле ЧКга "кереп оялаган", бандитлык һәм тулы гаиләләрне юк итү белән шөгыльләнеп кенә калмыйча, шул ук "чекистлар" атып үтергән бөгелмәләрнең үле гәүдәләрен аларның туганнарына сату белән шөгыльләнгән банданы ачыкларга ярдәм иткән булган икән.

Бөгелмә полициясенең 1917 елга кадәрге эшенә китапта аерым бүлек багышланган. Басманың күпчелек өлешен окопларда сугышкан гади фронтовиклар турындагы язмалар алып тора. "Смерш" и "Смершевцы" бүлегендә исә Бөек Ватан сугышы елларында бу дәһшәтле оешмада хезмәт иткән якташларыбыз турында белә алабыз.

Китапның рецензенты - Татарстан Республикасының элекке эчке эшләр министры, генерал-лейтенант, Россия Эчке эшләр министрлыгының мактаулы хезмәткәре, хәзер ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров. Провинциядәге авторның кулъязмаларына нәкъ менә андый кешенең игътибар итүе яшьләрдә патриотлык, армия һәм флотка, Ватаныбызга һәм туган төбәгебезгә мәхәббәт хисләре тәрбияли торган бу китапның киләчәгенә бәхетле язмыш юрый. Документаль фактларга таянып язылган әлеге басма тарихны, бигрәк тә 1941 - 1945 еллардагы вакыйгаларны "күчереп язарга" яратучы намуссыз бәндәләргә нык аркылы төшәчәк. Якташыбызның хезмәт җимеше - Ватан сакчылары көне якынлашкан бу көннәрдә һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан фронтовикларга, барлык чын ир-егетләргә олы бүләк ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса