РФ Конституциясенең 37 нче маддәсе нигезендә, һәр кеше куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә торган эшле булырга хокуклы. Милекчелекнең нинди формасына ия булуга карамастан, эш белән тәэмин итүче производствода бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен барысын да эшләргә тиеш. Прокурорлык практикасы, тикшерүчеләр материаллары исә хезмәтне саклау турындагы законнарның һәр җирдә әледән-әле тупас рәвештә бозылып...
Рәфис ӘМИНОВ,
Бөгелмә шәһәр прокуроры,
өлкән юстиция советнигы.
Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.
Әлеге өлкәдә закон бозуның иң еш очрый торган очраклары түбәндәгеләр: хезмәтне саклауның дәүләт таләпләре үтәлмәү; 50дән күбрәк кеше эшли торган оешмаларда - хезмәтне саклау службасы, ә шуннан азрак кешеләр эшли торганнарында хезмәтне саклау вазифаларын башкаручы белгеч юклыгы; сәнәгать куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә контроль булмау, технологик җиһазларның файдалану срогы чыккан булу һәм андыйларны, куркынычсызлык экспертизасы йомгаклары булмаган килеш, һаман да куллануны дәвам итү; өйрәтмичә, стажировка уздырып тормый гына кешеләрне эшләтә башлау; эшләүчеләрне хосусый саклану чаралары, сөт белән тәэмин итмәү, дәвалау-профилактикалау хезмәтләре күрсәтелмәү; эш шартларын яхшырту максатына акча бүлеп бирмәү; производстводагы бәхетсезлек очракларын яшереп калдыру; җаваплылыктан качу өчен булган хәлләрнең шартларын бозып күрсәтү; зыян күрүченең үзен гаепле итәргә тырышу; тиеш булмаган урыннарда, авыр эштә хатын-кызларны эшләтү; йөкле хатыннарны гариза буенча җиңел эшкә күчермәү, эштән кыскарту, декрет ялы бирмәү, бала тапканчы һәм тапкач, ул өч яшькә җиткәнче түләнергә тиешле дәүләт социаль иминияте пособиесен түләмәү; 18 яше тулмаган инвалид баласы булган хатын-кызларны командировкаларга җибәрү, төнге сменаларда эшләтү; эшләүче хатын-кызларга медицина күзәтүе үткәрелмәү, эш урыннарында санитар-гигиена бүлмәләре булмау һәм башкалар.
Хезмәт турындагы законнарны һәм техника куркынычсызлыгы таләпләрен бозып, эш белән тәэмин итүче үз кул астында эшләүчеләрнең сәламәтлеген һәм гомерен куркыныч астына куя. Республика хезмәтне саклау буенча ведомствоара комиссиясенең күптән түгел булып узган утырышында ТР Премьер-министры И.Халиков хәлләрнең гаять хәвефле булуын әйтте. Бөгелмә муниципаль районында да вәзгыять шуннан яхшырак дип әйтеп булмый.
2011 елда Бөгелмә муниципаль районы территориясендә урнашкан предприятие һәм оешмаларда эш вакытында 8 авыр бәхетсезлек очрагы булып, шуның 4се фаҗигале төгәлләнде. 2010 елда 9 очракның 5сендә кеше гомере өзелгән иде.
2011 елның 1 гыйнварында "ТНГ-Геосейс" ҖЧҖ механигы В.Бородин Азнакай районы Сарлы авылы янындагы базадан үзбелдеге белән чыгып китә. 5 гыйнвар көнне шул авылдан 1,5 километр ераклыкта аның үле гәүдәсен табалар. Туңып үлгән була. Сәбәп: персоналга тиешле контроль юклык, эшченең тиешле чорда - ел саен уза торган медицина тикшерүләре вакытында ачыкланмаган неврологик чире булу.
18 майда "СМП-189" ҖЧҖ ташчысы Р.Алиев Гоголь урамындагы 55 нче йортта стена кирпечен тезгән чакта бишенче каттан егылып төшеп, нык имгәнә. Сәбәп: предприятиедә эшнең канәгатьләнерлек оештырылмавы, хезмәт дисциплинасының түбәнлеге, ташчының эш вакытында исереклеге, хезмәтне саклау таләпләренә өйрәтмәү һәм ул белемне таләп итмәү.
26 майда "Электронефтегаз" ҖЧҖ электромонтеры Ю.Быстров Кодаш авылы янындагы объектта эшләгәндә токка тотылып үлә. Сәбәп: югары көчәнешле линия объектларында эшнең канәгатьләнерлек оештырылмавы, предприятиедә хезмәт дисциплинасының түбәнлеге, эшченең эш вакытында исерек булуы, хезмәтне саклау таләпләренең һәм инструкциянең үтәлмәве.
5 июльдә "Бөгелмә сөт комбинаты" автоцистернасы шоферы В.Иванов Бөгелмә-Ключи юлында машинасы белән ава һәм нык имгәнә - аның умыртка баганасы сына. Сәбәп: эшнең канәгатьләнерлек оештырылмавы, хезмәт дисциплинасының түбәнлеге, шоферның эш вакытында исереклеге, рейс алдыннан тикшерүнең тиешенчә оештырылмавы.
23 июльдә "Татэлектромонтаж" ААҖ Бөгелмә монтажлау идарәсе шоферы А.Осипов, Чистай шәһәрендә командировкада вакытта кичке унынчы яртыда күлдә су коенганда муенын сындыра. Сәбәп: тиеш булмаган урында су коену, предприятие җитәкчелеге тарафыннан командировкадагы кешегә контрольнең җитәрлек булмавы.
29 июльдә "Эссен продакшн АГ" ЯАҖ ишегалды җыештыручысы В.Мальцев югары вольтлы линия блогы корпусын буяганда токка тотылып үлә. Сәбәп: хезмәт дисциплинасының түбәнлеге, эшченең хезмәт вазифаларына туры килмәгән эш башкаруы, токлы җиһаз белән эшләгәндә куркынычсызлык таләпләрен тупас бозу, җиһазда куркынычны кисәтү язулары юклык, хосусый саклану чараларын кулланмау, хезмәтне саклау таләпләрен үтәмәү.
23 октябрьдә "МУН-Технология" ҖЧҖ шоферы М.Мусин Бөгелмә-Уральск юлының Казан-Оренбург юлы белән кисешкән чатында, юл читендә вакытлыча туктап торганда, аны "Шевроле" машинасы бәрдереп китә. Алган тән җәрәхәтләреннән 30 октябрь көнне Бөгелмә хастаханәсендә Мусинның гомере өзелә. Сәбәп: аның җәяүлеләр өчен язылган юл кагыйдәләрен үтәмәве, "Шевроле" машинасының тормозлары төзек булмау.
15 ноябрьдә Бөгелмәнең Международная урамындагы 94 нче йорт янында Бөгелмә электр челтәре карамагындагы "КС-4512" автокранының арканы өзелә, кабина өстенә төшкән бетон плитә кранчы Ф.Сәйфуллинның гомере өзелүгә китерә. Сәбәп: техника куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү.
26 ноябрьдә "Репродукт" ҖЧҖ машинасын йөртүче В.Ильин йомырка тартмаларын төяү өчен кулланыла торган конвейер хәрәкәт иткәндә сул кулын металл конструкциягә кыстырып, имгәтә. Аңа хастаханәдә ярдәм күрсәтелә. Сәбәп: техника куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлмәве, механизм эшләгән зонада чит кешенең булуы, хезмәт дисциплинасының түбәнлеге, җитәкчеләр тарафыннан контрольнең юклыгы.
Агымдагы 2012 елда да Бөгелмә муниципаль районы территориясендә 4 бәхетсезлек очрагы теркәлде инде, шуларның өчесе фаҗигале төгәлләнде.
2012 елның 9 гыйнварында "ПСБ" ҖЧҖ эшчесе Э.Хәйруллин склад түбәсеннән егылып төшә һәм алган баш җәрәхәтеннән соңрак хастаханәдә вафат була. Сәбәп: техника куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлмәве, эшчедә саклану билбавы булмау, җитәкчелек тарафыннан эшне оештырганда контроль булмау.
23 гыйнварда "БКХП №2" ЯАҖдә продукция саклау складында йөк төяүче Д.Уденцов төягеч механизмга эләгеп имгәнә, аның гомерен табиблар да саклап кала алмый. Сәбәп: хезмәт дисциплинасының аксавы, техника куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлмәве, эшченең айнык булмавы, җитәкчелек тарафыннан контроль җитмәү.
24 гыйнварда "ТНГ-Геосейс" ҖЧҖ 9 нчы геофизика партиясе вагон-йортында Е.Вәлиева вафат була. Сәбәп: ел саен уздырыла торган медицина тикшерүе вакытында аның йөрәк чирле булуының вакытында ачыкланмавы.
25 гыйнварда шул ук җәмгыятьнең "ВСП-Сервис" экспедициясендә машинасын караганда шофер А.Сумароковның умыртка сөяге имгәнә. Сәбәп: хезмәт дисциплинасы түбән булу һәм куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлмәве, эшченең үзенә беркетелмәгән машинада эшләве, җитәкчелек тарафыннан контрольнең булмавы.
28 февральдә Бөгелмә-Лениногорск юлында "С.Ю.Вахидов" ХП такси машинасы шоферы В.Попов юл чатында кагыйдәне боза һәм "ВАЗ-21074" "КамАЗ" машинасы белән бәрелешә. Алган тән җәрәхәтләреннән такси шоферының гомере өзелә. Сәбәп: юл йөрү кагыйдәләренең үтәлмәве, көйләнмәгән юллар чатында йөрү тәртибенең тупас бозылуы, хосусый эшмәкәр тарафыннан контрольнең бөтенләй булмавы.
Эш урынында булган барлык бәхетсезлек очраклары буенча да прокуратура тарафыннан тикшерүләр үткәрелде, тиешле чаралар күрелде: процессуаль-җинаять карарлары кабул итү өчен эш тикшерү комитеты органнарына тапшырылды, гаепле дип табылган җитәкчеләр административ һәм дисциплинар җавапка тартылды.
Чара күрелү бер хәл, әмма иң яхшысы - бәхетсезлек очракларына юл куймау. Моның өчен оешма-предприятиеләрдә барысын да эшләргә кирәк. Шул исәптән эш урыннарын аттестацияләү мөмкинлекләреннән файдалану да зарур. Дәүләтнекеме, әллә коммерцияле учреждениеме, зур оешмамы, әллә кечкенәме - бер аермасы да юк, барлык эш урыннарында аттестацияләү уздыру мәҗбүри булып тора.
Сүз уңаеннан исегезгә төшерәсем килә: 2013 елның 1 сентябренә кадәр эш урыннарында аттестацияләү уздырмаган предприятиеләрдә җитәкчеләр, предприятие эшчәнлеген туктатуга кадәр җитеп, административ җәзага тартылачаклар. Шуңа күрә вакытны дөрес файдаланып калырга кирәк.
Безнең белешмә
* Бөгелмә муниципаль районында милекчелекнең төрле формасына ия булган 260тан артык зур һәм урта предприятие, оешма, 1760 кече предприятие, хосусый эшмәкәр һәм крестьян-фермерлык хуҗалыгы бар.
* Зур һәм урта предприятиеләрдә, оешмаларда эшләүчеләр саны - 26298 кеше, шуларның 24801е - Бөгелмә шәһәрендә, 1498е - районда.
* 2011 елда муниципаль район
территориясендә предприятиеләр һәм оешмалар тарафыннан хезмәтне саклау чаралары күрү өчен 93,6 миллион сум акча бүленгән, 2010 ел белән чагыштырганда, бу сумма 106 процент тәшкил иткән, ул елны 88,8 миллион сум булган.
* Бөгелмәдә эш урынында иминлекне саклау максатыннан бирелгән акча һәр эшләүче кешегә 8314 сум, районда 13741 сум тәшкил иткән. Татарстан буенча әлеге күрсәткеч - 6791 сум.