Бөгелмә шәһәр прокуратурасы җаваплылыгы чикләнгән "Теплогазмонтаж" җәмгыятендә хезмәтне саклауга кагылышлы законнарның ничек үтәлешен тикшерде.
Предприятие хезмәтчәннәре Бөгелмәнең Луговая урамындагы 10 нчы, шәһәр тибындагы Карабаш бистәсенең Спорт урамындагы 8 нче йортны капиталь ремонтлауда эшлиләр. Эшнең бер өлеше җирдән 4,5 метр югарылыкта, шәхси саклану чаралары күрми генә башкарыла, ягъни эшләүчеләр башында каска,
билендә саклык өчен беркетү каешлары юк. Махсус аяк киемнәре белән дә тәэмин ителмәгән. Ачыкланганча, әлеге объектларда эшләүчеләргә саклану чаралары бирү өчен шәхси карточкалар да ачылмаган. Шулай итеп, предприятиенең җаваплы затлары эш кешеләренә җитди игътибар бирмәгән, кул астындагыларның иминлеген тәэмин итү өчен хосусый саклану чаралары юк, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә контрольлек итү алар тарафыннан тиешенчә оештырылмаган.
Шәһәр прокуратурасы, закон тәртибен үтәүдә булган кимчелекләрне бетертү максатыннан, "Теплогазмонтаж" ҖЧҖ директоры Сергей Арчибасовка күрсәтмә бирде.
Моннан тыш, предприятиенең җаваплы җитәкчеләреннән тагын берсе - участок начальнигы Сергей Бобровка мөнәсәбәттә, РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.27.1 нче маддәсе, 4 нче өлеше нигезендә (эшләүчеләрне хосусый саклану чаралары белән тәэмин итмәгән өчен), административ эш кузгатылды һәм тикшерү өчен Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясенә җибәрелде.