Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Гадел хөкем: Ялганга чик куелды

Ялган исерткечләр, суррогатлар кулланудан адәм балаларының күпләп кырылуы турындагы авыр хәбәрләрне еш ишетеп торсак та, закон чикләүләренә игътибар итмичә, үзенең кыңгыр гамәлләре белән әлеге яман эшкә өлеш кертүчеләр кимеми. Андыйлар кайдадыр читтә түгел, ә безнең янәшәдә генә дә бар икән ләбаса... 2016 ел, 31 июль иртәсе. Бөгелмә районының Акбаш станциясе...

Ялган исерткечләр, суррогатлар кулланудан адәм балаларының күпләп кырылуы турындагы авыр хәбәрләрне еш ишетеп торсак та, закон чикләүләренә игътибар итмичә, үзенең кыңгыр гамәлләре белән әлеге яман эшкә өлеш кертүчеләр кимеми. Андыйлар кайдадыр читтә түгел, ә безнең янәшәдә генә дә бар икән ләбаса...

2016 ел, 31 июль иртәсе. Бөгелмә районының Акбаш станциясе читендәге ташландык бер бинада, гражданин И. РФ акциз маркаларына ия булырга тиешле, әмма маркировкаланмаган 4 440 шешә аракы сата. Ул аны Казахстан Республикасы территориясендә сатып алган була. Ә менә сатып алучы ролен, "Контрольная закупка" акциясе кысаларында, махсус кеше башкара. Ул "түләгән" 278 400 сум акча белән полиция И.ны урында тота.

Менә шунда тагын бер хәл була. Югарыда әйтелгән күләмдәге алкогольле продукцияне алдырмау һәм үзенә карата җинаять эше кузгаттырмау ниятеннән, эш вазифаларын башкаручы кешегә ул ришвәт тәкъдим итә. Аз да түгел, күп тә түгел - 30 000 сум.

-И.ның эше хәзер - судта, дип хәбәр итә Бөгелмә прокуроры урынбасары Р. Хәмидуллин.

Ул РФ Җинаятьләр кодексының 171.1 нче маддәсенең 5 нче өлеше (зур күләмдә маркировкаланмаган алкогольле продукция алган, саклаган, китергән, саткан өчен) һәм 291 нче маддәсенең 3 нче өлеше (законсыз гамәл кылганын белә торып, шуны йолу өчен ришвәт биргән өчен) буенча гаепләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса