Әфьюнның тамчысы да – агу
26 июнь - Бөтендөнья наркоманиягә һәм канунсыз әйләнештәге наркотикларга каршы көрәш көне. Бөгелмә, наркотиклар һәм аларга бәйле кыңгыр эшләр турында сүз чыкканда, республикада моңа кадәр һәрчак беренчеләрдән булып телгә алына килде. Моңа шәһәребезнең географик урыны, зур автоюллар чатында урнашканлыгы, һава юлы капкаларының да ачык булуы, хокук саклау органнарының һәм наркоконтроль...
- Статистика күрсәтүенчә, агымдагы елда Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәкләрендәге районнарда наркотикларга бәйле җинаятьләр саны күзгә күренеп кимегән. Мондый уңай үзгәрешләргә ирешү җиңел булмагандыр?
- Әйе, чыннан да, 2012 елның узган биш аенда без хезмәт күрсәтә торган территориядә наркотикларга бәйле җинаятьләр саны күпкә кимеде. Героин сату яки куллануның, мәсәлән, бер генә очрагы да теркәлмәде. Бөгелмә наркодиспансерында бер авыру дәвалана, анысы да Казан кешесе. Бу, беренче чиратта, хокук саклау органнары тарафыннан наркотиклар килү юлларын ачыклап, юк итүгә бәйле булса, икенчедән, республикабызның көньяк-көн-чыгыш районнарында-шәһәрләрендә наркотиклар тарату белән шөгыльләнүче җинаятьчел төркемнәрнең фаш ителүе, наркотик сатучыларны җинаять җаваплылыгына тарту нәтиҗәсе.
- Үзегез җитәкләгән оешма эшчәнлегенә аерым тукталсагыз иде...
- Безнең коллектив - Россиядә наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү федераль хезмәте Татарстан Республикасы идарәсенең Бөгелмә район-
ара бүлеге эшләгән дәвердә, ягъни 2003 елның июль аеннан бирле бу төбәктә оешкан төркемнәр тарафыннан кылынган 122 җинаять тикшерелде; наркотиклар килә торган 66 канал ябылды; 70 наркопритон юк ителде; законсыз әйләнештән 20 килодан артык героин алынды. Башка төрлеләрен дә кушып исәпләгәндә, законсыз әйләнештән алынган наркотик матдәләрнең күләме 400 килограммнан артып китә. Наркотикларга бәйле кыңгыр эшләре өчен 445 кеше җинаять җаваплылыгына тартылды; 300дән артык кеше төрле срокларга ирекләреннән мәхрүм ителде.
- Соңгы елларда популярлашып китеп, аеруча үзәккә үткән дезоморфинга бәйле проблемалар ничегрәк чишелә?
- "Дезоморфинлы наркомания" проблемасы әлегә гаять катлаулы булып кала. Татарстан, Россия төбәкләре арасыннан беренче булып, составында кодеин матдәсе булган препаратларны даруханәләрдә рецептсыз сатуны тыйды. Сүз дә юк, дезоморфин кулланучылар саны шактый ук кимеде, әмма әле шатланырга иртәрәк. Чөнки күрше Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә, Оренбург өлкәсенең Северный районында андый дарулар әлегә кадәр диярлек чикләүсез сатылды, наркотик ясау өчен шуннан алып кайталар иде. Шулай да, әйткәнемчә, әлеге наркотикларны кулланучылар саны кимүгә таба бара, моның шулай икәнен саннар да күрсәтә: агымдагы елның 5 аенда бу афәткә мөнәсәбәтле 43 беркетмә төзелде, узган елда исә шул ук чорда 95 беркетмә булган. "Кара базар"да героинның юк ителүен, ә арзанлы дезоморфин әзерләү өчен чимал табу юлларының чикләнгәнлеген истә тотсак, якын киләчәктә "дезоморфин" колларының саны тагын да кимер дигән ышаныч зур. Ә быел 1 июньнән составында кодеин булган препаратларның даруханәләрдә рецептсыз сатылуы бөтен Россия территориясендә тыелды, бу, әлбәттә, файдага гына булачак.
- Димәк, наркопритоннар да әкренләп юкка чыгар дип өметләнергә була?
- Әлбәттә, шулай булыр дип өметләнәбез. Чөнки дезоморфинны әзерләү, тарату, чыннан да, аерым бер урыннарда башкарыла, кулланучылары кимегәч, билгеле, андый наркопритоннар саны да, алдан килешү буенча җыелып аны әзерләүче төркемнәр дә азая, дезоморфин дигән наркотикларга бәйле җинаятьләр дә кими. Агымдагы елның 5 аенда Бөгелмә районара бүлек хезмәткәрләре 6 наркопритонның эшчәнлегенә чик куйды инде, узган елның шул чорында 10 нокта юк ителгән булган.
- Сез үз эшегездә җәмәгатьчелек ярдәмен тоясызмы?
- Безнең эшчәнлек нәтиҗәләрендә күзәтелә торган уңай күренешләр һәммәсе дә - урыннарда эшне наркотикларга каршы комиссияләр белән бергәләп алып бару, киң җәмәгатьчелеккә таянып эшләү нәтиҗәсе ул. Иң мөһиме, наркомания белән чирли башлаучыларның саны, соңгы елларда беренче тапкыр буларак, иң аз күрсәткечне тәшкил итә. Наркотикларга бәйлелектән котылырга теләп, нормаль тормышка кайту юлында ярдәм итүне үзләре сорап, Бөгелмә наркодиспансерына һәм республикабызның башка тернәкләндерү үзәкләренә мөрәҗәгать итүчеләрнең саны артты, бусы да күп нәрсә турында сөйли. Ил күләмендә колач җәйгән афәттән арыну дәвамлы процесс һәм моңа бары тик бергәләп җиң сызганып эшләгәндә генә ирешеп була.
Әңгәмәдәш - Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа