Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Фатирында чыккан янгында бөгелмәленең аркасы, муены пешкән

Тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә бөгелмәленең сәламәтлегенә дә, милек-мөлкәтенә дә зыян килгән

Узган ял көннәрендә, көндез, сәгать 11ләр тирәсендә, 64нче янгын сүндерү частеның дежур бүлегенә Бөгелмәдә, Гоголь урамындагы 49нчы йортта бер квартирда янгын чыкканлыгы турында хәбәр алына.  Бу хакта Бөгелмә муниципаль районыянгын күзәтчелеге бүлеге өлкән сорау алучысы, эчке хезмәт майоры Д.Ф. Артемьев сөйләде.

Янгын  дүртенче катта урнашкан өч бүлмәле, иминиятләштерелмәгән квартирда чыга. Анда гражданин Н.Т. Гыйлалов 1961 елда туган хатыны белән яши. Янгын чыккан вакытта хатын өйдә булмый.

Янгын нәтиҗәсендә уттан урын-җир кирәк-яраклары һәм йокы бүлмәсе диваны зыян күрә, йокы бүлмәсе һәм залның стеналары, түшәмнәре корымлана.  Янгын мәйданы 2 кв. м. тәшкил итте.

Янгында хуҗа кеше зыян күрә – ул яну продуктлары белән агуланган, 1 һәм 2нче дәрәҗә термик пешү алган,  арка һәм муенының 15 проценты пешкән.

Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән булырга мөмкин дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса