Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Эссе көннәрдә ут чыгу куркынычы бермә-бер арта.

Шуның дәлиле буларак, бу атнада – 7 июльдә Бөгелмәдә һәм районда бер көнне ике янгын чыга.

Кичке алты тулып килгәндә, Котылдыкта бер йорт яну турында хәбәр алына. 64нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре килеп җиткәндә, зал бүлмәсенең яна торган була, тәрәзәләрдән куе төтен чыга. Янгын сүндерүчеләрне хуҗа үзе каршы ала, өйдә башка кеше юклыгын әйтә. Ут барлыгы 6 квадрат метр мәйданга нык зыян сала, башка бүлмәләр дә сөремләнеп бетә. Бөгелмә күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән сорау алучысы Дмитрий Артемьев әйтүенә караганда, белгечләр афәтнең сәбәбе – электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозуда.

Ә менә шәһәрнең Гафиятуллин урамындагы 32нче йортта төнге 12 тулганда чыккан янгынның сәбәбе әлегә билгесез кала. Биш катлы йортның өченче катындагы квартирда коткаручылар хуҗабикәне алып чыгып, медицина хезмәткәрләре кулына тапшыралар. 2 квадрат метр җир зарарлана, җиһазлар, әйберләр шактый зыян күрә, стеналар сөремләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса