Эш урыннан автомобиль урлап китүне “оештырган” бөгелмәле хөкем ителүчеләр эскәмиясенә эләгә
Ялган яла турындагы эшне ТР Бөгелмә шәһәр суды карады.
Агымдагы елның май аенда бер бөгелмәле: “Йорт ишегалдында торган җирдән машина юкка чыкты”, – дип хәбәр бирә.
Асылда, ир кеше элекке көнне шул машина белән юл-транспорт һәлакәтенә эләгә – идарәне югалтып, юл читенә ава. Һушына килгәч, ул юл-транспорт һәлакәте урынын ташлап китә, өенә кайта һәм спиртлы эчемлекләр эчә.
Автомашина хуҗасы алдында кылган гамәлләре һәм матди җаваплылык өчен административ җаваплылыктан куркып, полициягә урлау турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә була. Полициядә сорау алу барышында бөгелмәле хезмәт автомобилендә хуҗасының рөхсәтеннән башка йөреп килергә ният итүен таныган. Юлда, мәгълүм булганча, идарәне югалтып, бәлагә тарый. Җәзадан куркып, өенә кайтып китә. Аннары хуҗасына шылтыратып, машинаны урлап китүләрен әйтә.
Суд карары белән ул, белә торып, ялган донос ясауда гаепле дип табылган, аңа 10 000 сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләнгән.
ТР Бөгелмә шәһәр суды матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа