Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Эш урынын аттестацияләү – хезмәт шартларын бәяләү ул

Эш урынында шартларның ни дәрәҗәдә зарарлы булуын, аның кеше организмына нинди зыян китерү ихтималын белү максатында, эш урыннарын аттестацияләү уздырыла. Искә төшерик, хезмәт турындагы законнар нигезендә, эш урыны - кешенең даими, яисә эшенә бәйле рәвештә барып йөри торган һәм эш белән тәэмин итүченең теге яки бу дәрәҗәдә контролендә торырга тиеш...

Зөлфия ӘХӘТОВА,
прокурорның өлкән ярдәмчесе.

2011 елның 1 сентябреннән эш урыннарындагы шартларны аттестацияләү тәртибе кертелде (Россия Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының 2011 елның 26 апрелендә чыгарган №342н боерыгы). Эш белән тәэмин итүче физик һәм юридик затларның эшчәнлегенә кагылышлы сораулар шушы тәртип нигезендә хәл ителә, бу хосусый эшмәкәр булып тормаган физик затлар эшче яллаган очракларга кагылмый. Шулай ук оештыру-хокукый формалары нинди булуга карамас-тан, эш урыннарын аттестацияләүне үткәрү хезмәте күрсәтүче, аттестация нәтиҗәләрен рәсмиләштерүче, эш шартларын бәяләү уздырганда тикшерүнең нинди алымнарын куллануны билгеләүче оешмалар да искәрмә булып тора.

Хезмәт шартларын аттестацияләү эш белән тәэмин итүче кул астында булган бар эш урыннарына да уздырылырга тиеш. Бурыч - зарарлы шартларда эшләгән өчен өстәмә түләү, махсус туклану (сөт, мәсәлән), өстәмә ял, вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына ия булган кешеләрне ачыклау.
РФ Хезмәт кодексының 212 нче маддәсе нигезендә, эш урыннарын аттестацияләү, нинди эшчәнлек белән шөгыльләнүенә һәм милекчелекнең нинди формасына ия булуына карамастан, һәр предприятиедә уздырылырга тиеш. (Үз эшчәнлеген өйдә башкара торган аерым хосусый эшмәкәрләргә кагылмый). Әлеге бурычны үтәмәүче предприятие җитәкчеләре РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.27 нче маддәсендә каралган тәртиптә җавапка тартылалар.

Бөгелмә муниципаль районы тер-риториясендәге предприятиеләр тарафыннан хезмәтне саклау турындагы законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү барышында шәһәр прокуратурасы вәкилләре 2012 елда бу законның бар җитәкчеләр тарафыннан да тиешенчә үтәлмәвен ачыкладылар. Әйтик, тикшерүләр җаваплылыгы чикләнгән "Зеленая Роща", "Татлизфер", "СОМ", "Семена" җәмгыятьләрендә, "И.Кадыйрова" хосусый предприятиесендә бу өлкәдә тайпылышлар булуын ачыклады. Тикшерүләр нәтиҗәләреннән чыгып, кайбер оешмаларның җаваплы җитәкчеләре: Х.Ханов ("Татлизфер"), А.Даньшин ("Зеленая Роща"), В.Булаев ("СОМ"), Н.Әхтәриев ("Нәселле терлекләр предприятиесе"), К.Вакатов ("ЭлектроСнабИнжиниринг"), Ш.Гарипов ("Семена") һәм хосусый эшмәкәр И.Кадыйрова административ җавапка тартылдылар һәм аларга, РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.27 нче маддәсе, 1 нче өлеше нигезендә, штраф салынды. Моннан тыш, узып бара торган 2012 елда шәһәр прокуратурасы эш урыннарын аттестацияләү бурычларын йөкләү турында 17 гаризаны судка әзерләп бирде, ул эшләр вакытында каралды һәм канәгатьләндерелде.

Шул ук вакытта белеп тору урынлы булыр, эш урыннарын аттестацияләү бурычларын йөкләү турында суд карары үтәлмәгән очракта тагын да җитдирәк җаваплылык көтә: монысы инде җинаять җаваплылыгы буларак, 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү дә каралган.
Прокуратура хезмәт кешесенең хокукларын яклау юнәлешендәге бу эшен актив төстә дәвам иттерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса