Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Электр инструментларын урлаган бөгелмәлене ел ярымга хөкем иттеләр

Ул китергән зыянның бәясе 4 000 сум тәшкил иткән.

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы Бөгелмә районында яшәүче 42 яшьлек ир кешене дәүләт гаепләвен хуплап чыкты. Ул 2018 елның 15 августында    Березовка бистәсендә, аңлы рәвештә кеше милкен урлау максатыннан, кеше йорты ишегалдына керә һәм мунча алдында дрель-перфоратор табып, аны алып, капкага юнәлә.

Бу вакытта йортта яшәүче ханым, тәрәзә аша аны күреп, ишегалдына чыга һәм урланган электр инструментын кире кайтаруны таләп итә башлый. Әмма гаепләнүче, яшәүченең таләбенә игътибар итмичә, чыгып китә, икенче бер авылдашына аны сата.

Хөкем ителүче гаепне тулысынча таныган, кылганына үкенүен белдергән, китергән зыянны каплаган.

Суд аны РФ Җинаять турындагы кодексның 161нче маддәсенең 2нче өлеше буенча (талау, ягъни бинага законсыз үтеп керү белән кылынган чит мөлкәтне урлау) квалификацияләнгән һәм 1 ел да 6 айга сынау срогы белән шартлы рәвештә 1 ел да 6 айга иректән мәхрүм итү  җәзасын билгеләнгән.

Хөкем карары әле законлы көченә кермәгән.

ТР Бөгелмә шәһәр суды матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса