Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Элек хөкем ителгән бөгелмәле янә элекке кәсебенә керешкән

Аның игътибарын чит гаражның ишеге ачык булу җәлеп иткән.

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы элек хөкем ителгән 50 яшьлек бөгелмәлегә карата, законсыз үтеп кереп, кеше милеген урлаган өчен дәүләт гаепләвен хуплады. Бу хакта Бөгелмә шәһәр прокуроры ярдәмчесе Л. Миңнебаев сөйләде.

Хөкем ителүче, 2020 елның 30 июль кичендә Бөгелмә шәһәренең Некрасов урамындагы йорт ишегалдында ачык гаражны күреп, койма аша сикереп керә. Аны берәү дә күзәтмәгәнен аңлагач, ишеге ачык булган гаражга керә һәм электродрель, 2 перфоратор, 2 шөреп бору, зарядка җайланмалары, электробзик урлап чыга. Урланган милекнең бәясе 6500 сум тәшкил иткән.

Гаепләнүче җинаять кылуда үз гаебен тулысынча таныды, үкенүен белдерде, зыянны тулысынча каплады.

Суд, хөкем ителүченең шәхесен исәпкә алып, РФ Җинаять кодексының 158нче маддәсенең 2 өлешенең «б» пункты буенча 2 елга шартлы рәвештә сынау срогы белән 2 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса