Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Чаллыда сигез айлык бала ваннада бата язган

Сигез айлык баланы әнисе ваннада үзен генә калдырган.

Чаллыда сигез айлык бала ваннада бата язган. Аны реанимациягә китергәннәр. Бу хакта социаль челтәр кулланучылары хәбәр итә.

Бу мәгълүматны республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында расладылар.

Әни кеше баласын ваннада коендырган һәм бер минутка үзен генә калдырган. Әнисе килгәндә, бала су астында яткан, аның йөзе зәңгәрләнгән булган.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы яшь баланы реанимациягә китерүләрен хәбәр итте. Баланың хәле яхшыргач, педиатрия бүлегенә күчергәннәр. Малайның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә. 

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса