Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хокук һәм вәзгыять

Чаллыда ир-ат танышын үтергән, аның дус хатынын көчләгән һәм кыз баланы мәсхәрәләгән

Фаҗига бүген төнлә Җиңүнең 40 еллыгы урамындагы йортларның берсендә булган.

Чаллы кешесе танышын үтергәннән соң, аның дус хатынын көчли, шушы хатынның кечкенә кызына карата азгын гамәлләр кыла. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

3 ноябрьгә каршы төндә Җиңүнең 40 еллыгы урамындагы йортларның берсендәге фатирда табын корып утырганда бер ир-атны үтерәләр.

Күзәтчелек ведомствосы мәгълүматы буенча, иптәшен үтергәннән соң, исерек ир фатир хуҗасының 35 яшьлек сөйгән хатынын көчләгән, ә аннан соң шушы хатынның 6 яшьлек кызына карата сексуаль характерда көч кулланган.

 «Көчләү» һәм «Кечкенә балага карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре» маддәләре буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса