Таныш булмаган гражданин счетына акча күчереп, бөгелмәле 56 мең сумнан артык акчасыннан колак какты.
Узган атнада полициягә мошенниклык турында гариза белән җирле кеше мөрәҗәгать итте. Ир кеше интернет челтәрендәге бушлай игъланнар сайтында сәгать сату турында белдерү күрә. Ул таныш булмаган кешегә 6 500 сум акча күчерә дә товарны китерүләрен көтә. Әмма көтеп ала алмый, ә менә картасыннан тагын 50 000 сум акчасын “салдыралар”. Ялган сатучы башкача элемтәгә чыкмаган.
Әлеге факт буенча РФ Җинаятьләр турындагы кодексының 159нчы маддәсе, 2нче өлешендә каралган җинаять билгеләре буенча (мошенниклык) эш кузгатылган.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы бушлай игъланнар сайтында сатып алынган товар өчен акчаны алдан ук күчермәскә киңәш итә. Мошенникларның төп максаты – акча алу һәм акчаны да, товарны да үзләрендә калдыру. Игътибар итегез, җинаятьчеләр акчаны алдан түләтү өчен бик күп тәкъдимнәр, хәйләләр табалар: товарны чыннан да алачагыгызны раслау өчен, ташламалар ясау өчен һ.б.
Бер генә очракта да картагызның реквизитларын чит кешегә әйтмәгез, белмәгәннәргә акча күчермәгез. Мошенниклар тозагына эләкмәгез.
Диана ГАЛӘҮОВА
Ильнар Тухбатов фотосы.