Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Буада ике йөк машинасы белән авариядән соң, җиңел автомобильнең двигателе өзелгән

Иномарканың йөртүчесе һәм ике пассажиры имгәнгән.

Буа районында ике йөк машинасы белән авариягә очраганнан соң, җиңел автомобильнең двигателе өзелеп чыккан. Бу турыда юл-транспорт һәлакәте шаһитлары сөйләде.


Шаһитлар сүзләренчә, авария бүген көндезге ун тирәсендә булган. Юл чатында ике йөк машинасы — Чувашиядән килгән «КАМАЗ», Краснодар крае номеры куелган «Мерседес» фурасы һәм «Шевроле» автомобиле бәрелешкән.


Юл-транспорт һәлакәтендә җиңел машина шактый җимерелгән. Бәрелешүдән соң аның двигате өзелеп чыккан.


Авариядә җиңел машинаның йөртүчесе һәм ике пассажиры имгәнгән. Зыян күрүчеләрне ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә алып киткәннәр. 

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса