БПЛА бәреп төшерелгәннән соң берничә йортта яшәүчеләрне эвакуацияләгәннәр
Бүген Татарстанга һөҗүм иткән пилотсыз очкычларның берсен Залесный бистәсе өстендә бәреп төшерделәр.
Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе хәбәр иткәнчә, Аксаков урамындагы берничә йортны һәм 147нче балалар бакчасыннан балаларны эвакуацияләгәннәр.
Урында махсус хезмәтләр эшли. Алар куркынычсызлыкны раслагач, эвакуацияләнгән халык өйләренә кайта алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia