Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Бүлектә – студентлар десанты

21 гыйнвар көнне, 20 - 24 гыйнварда Россия күләмендә үткән "Студентлар десанты" акциясе кысаларында, Бөгелмә районы эчке эшләр бүлеге Бөгелмә һөнәри-педагогия көллиятенең (БИПТ) өч дистәдән артык студенты өчен Ачык ишекләр көне уздырды. Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә районы бүлеге матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, җирле полицейскийлар ярдәмендә укучылар дежур частьта, тикшерү...

21 гыйнвар көнне, 20 - 24 гыйнварда Россия күләмендә үткән "Студентлар десанты" акциясе кысаларында, Бөгелмә районы эчке эшләр бүлеге Бөгелмә һөнәри-педагогия көллиятенең (БИПТ) өч дистәдән артык студенты өчен Ачык ишекләр көне уздырды.

Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә районы бүлеге матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, җирле полицейскийлар ярдәмендә укучылар дежур частьта, тикшерү бүлегендә экскурсияләрдә булганнар, музейда экспонатлар белән танышканнар.

Театр киенү-чишенү бүлмәсеннән башланган кебек, эчке эшләр бүлеге дежур частьтан башлана. Часть начальнигы, полиция майоры И. Ионов бу өлкәдәге "серләр" белән уртаклашты. Тәүлек әйләнәсенә шылтыратулар кабул итеп, гражданнардан хәбәрләр алып торучы кизү смена хезмәткәрләре белән таныштырды.

Сүз уңаеннан, бер тәүлек эчендә дежур частька вакыйгалар һәм җинаятьләр турындагы шылтыратуларның 130га җиткән чаклары була. Дежур смена начальнигының тиешле службалар эшен төгәл оештырып, санаулы минутлар эчендә вакыйга булган урынга оператив-тикшерү төркемен озатуы мөһим.

Эчке эшләр бүлеге ветераннар советы рәисе В. Паршин, музейда экскурсовод сыйфатында чыгыш ясап, укучыларга Бөгелмә милициясе башында кемнәр торганлыгын сөйләде, аларның эшчәнлеге белән таныштырды. Музей экспонатларыннан студентларны хезмәткәрләрнең төрле еллардагы кораллары һәм формалары аеруча кызыксындырды.

Тикшерү бүлеге начальнигы, полиция майоры Т. Маркелова студентларга үз эшләренең үзенчәлекләре турында бәян итте, чыгарылыш курс студентларына киләчәктә юридик юнәлештәге югары уку йортларына укырга кереп, алга таба эчке эшләр органнарында офицер вазифаларында хезмәт итәргә чакырды.

Көллиятнең "студентлар десанты" әгъзалары күргәннәреннән һәм ишеткәннәреннән канәгать калдылар. Арада үзенең киләчәк язмышын эчке эшләр органнарында эшләүгә багышларга теләк белдерүчеләр дә шактый булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса