Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Бәла килмәсен дисәң...

Бәла килмәсен дисәң, аны булдырмау чарасын күрергә, ә инде була калса, алдан ук әзер булып торырга кирәк. Менә шуны күздә тотып, 64 нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре “Вита” ял сәламәтләндерү лагерендагы балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләделәр.

Чара барышында санаторий бинасыннан балаларны чыгару күнекмәләре бирелде, танып-белү, мәгълүмат дәресләре узды. Балалар беренчел янгын сүндерү чаралары белән таныштылар, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен беренче чиратта ни эшләргә кирәклекне белделәр.

Янгын сүндерүчеләр аларга Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы подразделениеләренең эше турында сөйләделәр, техниканы күрсәттеләр. Мондый чаралар балаларның җәйге ялы чорында башка лагерьларда да уздыру планлаштырыла, дип хәбәр итәләр Бөгелмә муниципаль районы күзәтчелек эшчәнлеге бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса