Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бүген Баулы юлында тагылмалы җиңел машина такси белән капма-каршы бәрелешкән

Юл-транспорт вакыйгасында һәлак булучылар бар.

Җиңел машина йөртүче тагылмалы машинасы белән такси белән бәрелешә һәм  һәлак була. Бу хакта фаҗига шаһитлары сөйләде.

Бүген иртән иртүк республиканың Баулы районында Казан — Оренбург трассасында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды. Авариянең шаһитлары сөйләвенчә, «Жигули» машина йөртүчесе күтәрелештәге тагылма белән идарә итә алмаган, машина каршы хәрәкәт юлына чыккан, анда «Рено» җиңел машинасы (такси) белән бәрелешкән.

"Классика" шоферы авто салонында кысылып кала. Коткаручылар һәм медицина хезмәткәрләре килгәндә,  ир үлгән була инде. Тагын ике зыян күргән ир-атны хастаханәгә алып киттеләр", дип сөйләделәр авариянең шаһитлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса