Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәнең Гоголь урамында торак йорт янган

Янгынның гомуми мәйданы 30 кв. м. тәшкил иткән.

64нче янгын сүндерү частеның элемтә пунктына Глонасс+112 системасы буенча Бөгелмә шәһәренең Гоголь урамында шәхси йорт януы турында хәбәр килгән.

Агач элементлар белән тышланган, агач түшәмәле бер катлы агач йорт янган. Йортның шулай ук чардагы да булган.

Йорт газ һәм электр белән тәэмин ителмәгән, бары мичкә ягып кына җылытылган.

Янгын сүндерүчеләр килгән вакытта йорт эчендә тулысынча ачык яну күзәтелә, йортның түбәсе өлешчә җимерелә.

Беркем дә ярдәм сорамый.

Янгын подразделениеләрен ут чыгу турында хәбәр биргән кеше каршы алган, ул йортта кешеләр булырга мөмкин дип аңлаткан. Ишек ачык булган. Күрше корылмаларга янгын таралу куркынычы булмаган.

Нәтиҗәдә, гомуми мәйданы 30 кв. м. булган торак йорт янып беткән.

Янгынның сәбәбе – мичтән кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дөрес үтәмәү, дип хәбәр итә Бөгелмә муниципаль районы янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән тикшерүчесе Дмитрий Артемьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса