Бөгелмәнең Эчке эшләр бүлеге кисәтә: уяу булыгыз!
Алдый торалар, алдана торалар... Агымдагы елның 3 августы көнне кичке сәгать 6 белән 8 арасында билгесез бер кеше 67 яшьлек пенсионер әбинең кесә телефонына шылтырата. Ул үзен пенсия фондыннан дип таныштыра, пенсиягә өстәмә түләү тиеш дигән сылтау белән, әбинең банкомат янына баруын үтенә. Картасын банкоматка кыстырып, берничә сан җыярга куша....
Алдый торалар, алдана торалар...
Агымдагы елның 3 августы көнне кичке сәгать 6 белән 8 арасында билгесез бер кеше 67 яшьлек пенсионер әбинең кесә телефонына шылтырата. Ул үзен пенсия фондыннан дип таныштыра, пенсиягә өстәмә түләү тиеш дигән сылтау белән, әбинең банкомат янына баруын үтенә. Картасын банкоматка кыстырып, берничә сан җыярга куша.
Пенсиясенә өстәмә акча кушыла дип өметләнгән пенсионер ханым ахыр чиктә картасындагы һәм саклык кенәгәсендәге 6 850 сум акчасыннан да колак кага.
Хөрмәтле бөгелмәлеләр! Банк картагыз реквизитларын (пин-код) беркайчан да, беркемгә дә әйтмәгез! Чит кешеләр кушуы буенча банк картагызга бәйле булган бернинди манипуляция дә ясамагыз. Андый тәкъдимнәр бары тик мошенниклардан гына була! Уяу булыгыз, алданмагыз!
Шул ук көнне - 3 августта 35 яшьлек ханым эчке эшләр бүлегендә 27 июль көнне кесә телефонына СМС-хәбәр килү һәм шуңа бәйле рәвештә үзенең зыян күрүе турында гариза яза.
СМС-хәбәрдә күрсәтелгән сылтамага керүгә, телефоны эшләми башлый. Ул арада аның банк картасыннан 2 800 сум акчасы юкка чыга. Алдарак ханым кәнәфиен сату турында сайтларның берсенә белдерү биргән була.
Хөрмәтле бөгелмәлеләр! Таныш булмаган телефоннардан килгән СМС һәм ММС хәбәрләрне ачып тормагыз! Чөнки нәкъ шул алымны кулланып, кесә телефоны белән бәйләнеше урнаштырылган банк картагыздан булган акчагызны "шудырулары" бик ихтимал.
Бөгелмә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа