Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәнең Чехов урамында мунча яна

Күрше корылмаларга куркыныч янамый.

Узган ял көннәрендә көндезге сәгать икеләр тирәсендә 64нче янгын сүндерү частеның элемтә пунктына Бөгелмә шәһәре, Чехов урамы, 34 адресы буенча шәхси мунча януы турында хәбәр килә. Бу хакта Бөгелмә муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге өлкән сорау алучысы, эчке хезмәт майоры Д. Ф. Артемьев сөйләде.

Дүрт минуттан янгын урынына дежур каравыл килеп җитә. Янгын объекты утын ягып җылытыла торган чарлаклы агач мунча була.

Ачык яну күзәтелми, түбәдән куе кара төтен чыга, ишек ачык була. Хуҗабикәнең ире мунчада беркем дә юк дип аңлата. Күршеләргә куркыныч янамый.

Янгын нәтиҗәсендә, мунча эчендәге түшәмгә һәм 12 кв. м мәйданда чарлакка зыян килә.

Янгынның сәбәбе мичтән кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса