Бөгелмәнең биш гражданины кеше урлаган өчен суд каршына басачак
100 мең сум акча таләп итеп, "бурычлы"ны кыйнаганнар, көчләп машинага утыртканнар һәм кафега алып килгәннәр.
Бөгелмәнең биш кешесе кеше урлаган өчен суд каршына басачак. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
2017 елның кышында Бөгелмәдә гаепләнүчеләрнең берсенең танышы аның ике машинасына ут төрткән, шуның өчен хөкем ителгән һәм ике ел эчендә 250 мең сумлык зыянны тулысынча каплаган. Тик авто хуҗасы бу акчаның гына аз булуын әйтә һәм тагын 100 мең сум акча таләп итә башлый.
Тегесе, өстәп сораган сумманы түләүдән баш тарткач, ул иптәшләрен үгетләп, әлеге эшкә җәлеп итә һәм 2019 елның көзендә алар урамда "бурычлы"ны кыйный, аны машинага көчләп утыртып, җирле кафега алып килә, анда тагын акча таләп итә башлый.
Ир кеше бу хәл турында хатынына хәбәр итү җаен таба һәм нәтиҗәдә, өч һөҗүмчене полицейскийлар җинаять урынында ук тоткарлый. Тагын икесе эзләүгә игълан ителгән һәм күпмедер вакыттан соң алар да табыла. Соңгыларының берсендә үзе белән наркотиклар да табыла.
Ир-атлар гаепләрен танымыйлар. Шулай да төркем таарфыннан көч кулланып, кеше урлау, наркотик чараларны законсыз алу һәм саклау, кешегә өстәмә янау турында җинаять эшләре кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа