Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәлене исерек килеш йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр

Шәһәр прокуратурасы 34 яшьлек ир кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Аны РФ Җинаять турындагы кодексның 264.1нче  маддәсендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таныдылар (исерек хәлдә булган, медицина тикшерүе узу турындагы законлы таләпләрен үтәмәгән өчен административ җәзага тартылган булган).

2018 елның 1 августында ир кеше транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итү һәм медицина тикшерүе узу таләпләрен үтәмәгән өчен  административ җавапка тартылган һәм 1 ел 7 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителеп, 30 мең сум күләмендә штраф салынган булган инде.

Шуңа да карамастан, ир янә исерек хәлдә автомобиль руленә утырган:  2020 елның 31 августында Нефтьчеләр урамында «Лада 219210 Калина» автомобиле белән идарә иткәндә аны полиция хезмәткәрләре туктаткан, шуннан соң ике пүнәтәй алдында аның исерек килеш руль артына утырганлыгы ачыкланган. Ул тикшерү нәтиҗәләре белән килеште.

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды, үкенүен белдерде. Суд аны 2 елга транспорт чаралары белән идарә итүгә бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү һәм 220 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән, дип хәбәр итә Бөгелмә шәһәр прокуроры ярдәмчесе Ленар Миңнебаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса