Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәлене автомобиль сатып алганда кылган мошенниклыгы өчен хөкем иттеләр

Ул китергән зыянның гомуми суммасы 150 000 сум тәшкил иткән.

Бөгелмә шәһәр судында җирле хатын-кызны карата РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсе, 2нче өлешендә каралган ике җинаять кылуда гаепләү буенча җинаять эше каралды.  .

Узган елның августында ул хатын-кыз игъланнар караганда, интернет- сайтларның берсендә автомобиль сату турында белдерү күрә. Шул вакытта әлеге автомобильне урлау турында җинаятьчел нияте туа да инде. Ул сатучы белән машинаны сатып алачагы турында килешкән. Сату-алу килешүе шартлары нигезендә, кыз сатучыга автомобиль бәясен 5 көн эчендә түләргә тиеш була. Расписка алгач, зыян күрүче үз автомобилен аңа тапшыра. Хатын-кыз исә зыян күрүчегә акча түләргә дә, автомобильне дә кире кайтарырга да җыенмый, җинаять урыныннан кача. Шуннан соң ул шундый ук схема буенча тагын бер җинаять кыла.

Шулай итеп, гаепләнүче зыян күрүчеләрдән 150 000 сум күләмендә акча урлаган. Суд утырышында ул гаепләү белән килешә, үзен җинаять кылуда гаепле дип санавын әйтә, судта эшне аерым тәртиптә карау турында гариза бирә.

Гаепләнүченең уртача авырлыктагы җинаять кылуын, җинаять җаваплылыгына беренче тапкыр тартылуын,  шулай ук үз гаебен тануын, үкенүен, зыян күрүчеләргә өлешчә ирекле рәвештә акчаны түләвен истә тотып, суд аңа төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләү турында карар чыгарды, зыян күрүчеләргә калган 35 000 сумны түләп бетерүне йөкләде.

Җәза билгеләгәндә, бәян ителгәннәрдән тыш, суд тарафыннан түбәндәге  шартлар да игътибарга алына: хөкем ителүче тәрбиясендә бала булу, сәламәтлеге торышы, уңай характеристикалар.  

Хөкем карары законлы көченә кермәде һәм эш буенча катнашучы затлар тарафыннан шикаять бирелергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса