Бөгелмәлеләрне дәүләт хезмәтләре сайтын кабатлаучы ялганчылар булуы турында кисәттеләр
Ялган сайтларда җинаятьчеләр кешеләрдән янәсе, комиссия яки салым түләү өчен дигән булып, банк карталары реквизитларын кертүне сорый.
Владимир Путин балалы гаиләләргә пособиеләр түләү турында игълан иткәннән соң, киберҗинаятьчеләр дәүләт хезмәтләре порталына охшаган сайтлар терки башлаган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр иттеләр.
– Кайбер ресурслар гражданнарга түләүләрнең тиешле булу-булмавын тикшерергә тәкъдим итә. Башка кайберләрендә исә түләүләр тиеш, тик аларны алу өчен банк картасы реквизитларын кертергә һәм ниндидер комиссия яки салым түләргә кирәк, дип раслана, – дип сөйләде Марат Шәрифуллин.
Ялган сайтларда мошенниклар дәүләт хезмәтләре порталыннан логин яки пароль кертүне сорый ала. Җинаятьчеләр рәсми сайтның фирма стилен ясый, рәсми порталларның охшаш атамаларын куллана. Фейк сайтлары исемнәрендә мошенниклар я сызыкча, я өтер билгесе куя, хәрефне алыштыра ала.
Хокук саклау органнары даими рәвештә ялган сайтларны ачыклый. Узган ел 600дән артык фейк интернет-бит ачыкланган һәм блокланган, ә 2020 ел башыннан – 100 дән артык.
Республикада яшәүчеләрнең, шул исәптән безнең бөгелмәлеләрнең дә игътибарлырак булуын, үз карталары турындагы мәгълүматны беркемгә дә хәбәр итмәүләрен һәм картадан бары тик тикшерелгән сайтларда гына файдаланырга тырышуларын сорый. Гаиләләр "Путин түләве" алу өчен гариза бирә башлады, ә мошенниклар тарафыннан дистәләгән фейк интернет-сайтлар булдырылган, янәсе, анда гариза бирергә була. Ялганчылар корбаны булмас өчен, гаризаны gosuslugi.ru рәсми сайтында гына тутырырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа