Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәлеләр “банк хезмәткәрләре” белән телефон аша аралашканнан соң кредит бурычларына чумган

ТР Эчке эшләр министрлыгы кешеләрне сезне банк карталарыгыз турында мәгълүматны беркемгә дә әйтмәскә чакыра. Үзләрен банк хезмәткәре дип атаучылар сүзенә ышанырга ярамый.

Бөгелмәдә 40 яшьлек хатын мошенникларның чираттагы корбанына әверелгән. Аның кесә телефонына бер ир шылтырата һәм үзен банк хезмәткәре дип таныштыра һәм ханымның акчасына куркыныч яный дип белдерә. Хатын-кыз, куркып, шунда ук билгесез затның күрсәтмәләрен үти башлый. Аңа 22 абонент номерыннан шылтыраталар! Хатын башта банкта акчасын ала, аннары берничә операция белән мошенниклар күрсәткән счетларына үзенең 125 000 сумын күчерә. Шуннан соң “банк хезмәткәрләре” аны үз өстенә кредит рәсмиләштерергә үгетләгән һәм мошенниклардан алдарак эш итәргә кирәк дип, аны бу эшкә күндергәннәр.  Җинаятьчеләр хатын-кызны кредит алганда үз-үзен ничек тотарга һәм фатирны ремонтлау өчен кирәк дигән сылтау белән максималь күләмдә акча алырга кирәклеген аңлаткан. Шул рәвешле максималь хупланган сумманы кулга алып, ханым мошенникларның күрсәтелгән счетларына тагын 430 мең сум күчергән.

Шул ук көнне ялган банкирлар кармагына 24 яшьлек ир дә эләгә. Шундый ук ысул белән ул 227 мең сумлык кредит рәсмиләштергән һәм шулай ук ялган банкирлар күрсәткән счетларга күчергән.

Тагын бер очрак шундый ук телефон шылтыратулары барышында  20 000 сум акча югалткан хатын-кызга кагыла, ул үз телефон номерына килгән   кодны әйтеп салган.

Барлык фактлар буенча да җинаять эшләре кузгатылган.

ТР  Эчке эшләр министрлыгы кешеләрне сезне банк карталарыгыз турында мәгълүматны беркемгә дә әйтмәскә чакыра. Әгәр сезгә  счетларда булган акчагызга карата законсыз гамәлләр турында хәбәр итәләр икән, шунда ук сөйләшүне өзәргә һәм турыдан-туры банкның кайнар линиясенә (алар банк картасында күрсәтелгән) шылтыратырга кирәк. Үзләрен банк хезмәткәре дип атаучылар сүзенә ышанырга ярамый.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса