Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәле үз баласына 188 мең сумнан артык бурычлы

32 яшьлек җирле кешегә җәза билгеләгәннәр.

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы Бөгелмә районында яшәүче 32 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Бу хакта Бөгелмә шәһәр прокуроры ярдәмчесе Л.А. Миңнебаев хәбәр итте.

Суд аны РФ Җинаять кодексының 157нче маддәсенең 1нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан (суд карары булуга карамастан, озак вакытлар дәвамында балигъ булмаган балаларны карап тоту өчен акча түләмәү).

2016 елның 12 декабреннән хөкем ителүченең балигъ булмаган баланы тоту өчен айлык хезмәт хакының 1/4 өлеше яки башка керемнең бер өлеше күләмендә акча түләргә тиеш булуы ачыкланган. Әмма ул алимент түләүдән баш тарта, балага матди ярдәм күрсәтми, эшкә урнашмый.

Алиментлар буенча гомуми бурыч хәзер 188 мең сумнан артып киткән.

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган һәм үкенүен белдергән.

Суд аңа 5 ай төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде.

Хөкем карары законлы көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса