Бөгелмәле саморезларны сүтеп, чит милекне урлаган.
Бөгелмә шәһәр прокуратурасы 34 яшьлек җирле яшәүчегә карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплап чыкты.
Бөгелмә шәһәренең Никитин урамында, гражданин аңлы рәвештә, чит милекне үзләштенрү максатында ачыктан-ачык эш итә – урамлдагы кешеләрнең кисәтү ясавына да карамастан, махсус шөреп бору җайланмасы белән җылылык трассасындагы 23 данә корыч листны сүтеп ала. (“Бөгелмә төзелеш-техник көллият” уку йортына килгән зыян 6 900 сум тәшкил итә). Сүткәннәрен шул көнне үк металл кабул итү пунктына тапшырган, акчасын шәхси ихтыяҗларына сарыф иткән.
Җинаять эшендә күрсәтелгән зыян кайтарып түләнмәгән. Гаепләнүче үзенең гаебен тулысынча таныды, кылган гамәле өчен үкенүен белдерде.
Аның кыңгыр эше РФ Җинаять турындагы кодексның 161нче маддәсенең 1нче өлеше буенча (чит милекне ачыктан-ачык урлау) квалификацияләнә һәм аны 200 сәгатьлек мәҗбүри эшкә җәлеп итү турында карар чыгарылды. билгеләнгән.
Шулай ук суд зыян күрүченең югарыда күрсәтелгән суммага гражданлык дәгъвасын да канәгатьләндерде.
Хөкем карары әле законлы көченә кермәде.
Бөгелмә шәһәр прокуроры матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа