Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәле пенсионер хатын-кызны 6 елга гомуми режимлы колониягә хөкем иттеләр

Прокуратура безнең шәһәрдә яшәүче 61 яшьлек ханымга карата дәүләт гаепләвен хуплады.

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы Бөгелмә шәһәрендә яшәүче 61 яшьлек ханымга карата дәүләт гаепләвен хуплады. Бу хакта Бөгелмә шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Л. М. Сабирова хәбәр итә.

2020 елның 8 маенда, 15 сәгатьтән 19.32 сәгатькә кадәр арада, яшәү урыны буенча үз фатирында исерек хәлдәге 62 яшьлек ире белән мыскыл итү нәтиҗәсендә ызгыш чыгып, хатыны аның күкрәк читлегенең алгы стенасы өлкәсенә пычак белән кадый. Зыян күрүче алган тән җәрәхәтләреннән шунда ук вафат була.

Гаепләнүче үз гаебен таныган һәм үкенүен белдергән. Аның гамәлләре РФ Җинаятьләр турындагы кодексның 105нче маддәсе, 1нче өлеше буенча квалификацияләнгән (кеше үтерү, ягъни башка кешегә аңлы рәвештә үлем китерү) һәм 6 елга гомуми режимлы төзәтү колониясендә иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса