Бөгелмәле мошенниклар тозагына эләккән һәм аларга 200 мең сум акча күчергән
Ышанучан егеткә билгесез затлар кредит рәсмиләштергән.
Бөгелмәле мошенниклар тозагына эләккән һәм аларга 200 мең сум акча күчергән: ышанучан егеткә билгесез затлар кредит рәсмиләштергән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлегенең дежур частена 25 яшьлек егет хәбәр иткән.
Тикшерү барышында ачыклануынча, зыян күрүченең кесә телефонына таныш булмаган номердан шылтыратып, бер ир үзен банк хезмәткәре дип таныштыра. Ул аңа исеме һәм атасының исеме белән мөрәҗәгать итеп, кредит рәсмиләштерелүе һәм шәхси мәгълүматларны идентификацияләү өчен карта номерын атарга кирәклеге турында әйтә. Әңгәмәдәшнең инструкцияләренә таянып, зыян күрүче саннарны хәбәр итә, шуннан соң тегесе телефонны банкның “башка белгече”нә бирә. Таныш булмаган хатын-кыз зыян күрүчегә якындагы банкка барырга, акчаларны алырга һәм күрсәтелгән счетларга күчерергә тәкъдим итә. Берни турында да шикләнмичә, егет билгесез кешеләрнең күрсәтмәләрен үти һәм 200 мең сум күләмендә кредит акчасын күчерә.
Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Җинаять кодексының 159нчы маддәсенең 2нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылды.
Полиция хезмәткәрләре исегезгә төшерә: үз акчагызны үз кулларыгыз белән башка счетларга күчермәгез! Ниндидер мөрәҗәгатҗләр керә икән, мәгълүматны тикшерү максатыннан, башта дәүләт яки башка учреждениеләрнең номерларына шылтыратыгыз!
Бөгелмә шәһәре һәм районы эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа