Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәле һәлак булган юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре билгеле булды

3 ноябрь көнне Баулы районы юлында үлем очрагы теркәлгән.

Баулы районы  ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәмис Галиев Instagram ведомство аккаунтында юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре турында хәбәр итте.

Аның мәгълүматларына караганда, 1965 елда туган шоферның «Рено» машинасында Оренбургтан Казанга таба барган чагы булган. Томан шартларында ул, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, каршы як юлга чыга. Нәтиҗәдә, руль артында Бөгелмә егете уттырган “ВАЗ-2104” автомашинасы белән бәрелешә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, бөгелмәле һәлак була.

«Рено» автомашинасын йөртүче һәм аның 1988 елда туган пассажиры хастаханәгә озатыла Ә “ВАЗ-2104” машинасының 1990 елда туган пассажирына урынында медицина ярдәме күрсәтелде.

Чыганак

Фото: Баулы ЮХИДИ инстаграммы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса