Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәле күршесеннән акча һәм кибеттән хәмер урлаган

Шәһәр прокуратурасы элек тә хөкем ителгәне булган 37 яшьлек җирле кешегә карата дәүләт гаепләвен хуплады.

Әле узган елның декабрендә үк ир кеше күрше хатынның квартирында аның белән бергә хәмер эчеп, хатынның куртка кесәсеннән 8 мең сум акча урлаган. Шул ук көнне ул исерек хәлдә кибеттә яшерен рәвештә виски белән ликер да урлый. Биредә матди зыян 3 мең сумнан артык тәшкил иткән.

Хөкем ителүче судта үз гаебен тулысынча таныган, кылган кыңгыр эшләре өчен үкенүен белдергән, кибеткә китергән зыянны каплаган.

Гаепләнүченең шәхесен, шулай ук авыруларын исәпкә алып, суд аңа 3 ел сынау срогы белән 2 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде. Зыян күргән хатын кызның гражданлык дәгъвасы канәгатьләндерелде. Бөгелмә шәһәр прокуратурасыннан хәбәр итүләренчә, хөкем карары законлы көченә кермәгән әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса