Бөгелмәле кибеттәге сатучыларга сигнал ракетницасы белән янаган.
Ир башта сатучыларны үтерәм дип куркыткан, ә аннары ниятен гамәлгә ашырырга да керешкән.
2020 елның февралендә гражданин Г. исерек хәлдә, хатын-кызлар киеме кибете бинасында булганда, аңлы рәвештә, куркыту һәм әхлакый газапларга дучар итү максатыннан, кибет сатучыларына тупас мөрәҗәгать итә. Гражданка Ш. һәм гражданка Л.ны үтерү белән яный һәм бу юнәлештә актив гамәлләр кыла, ә төгәлрәге – аларга таба ике патрон белән корылган сигнал ракетасын төби, ә аннары гражданин Г. кибет түшәменә бер тапкыр ата. Сатучылар, чыннан да куркып калалар, үз язмышлары өчен борчылырга аларның бөтен нигезләре була, чөнки, бердән, гражданин Г. исерек хәлдә була, икенчедән, кәефе кискен үзгәреп тора, үзен рәхимсез һәм агрессив тота.
Хөкем ителүче Г. суд утырышында үз гаебен таныды.
Килештерү судьясы Г.ны Россия Федерациясе Җинаять кодексының 119нчы статьясының 1нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таныды һәм аңа 240 (ике йөз кырык) сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде.
Хөкем карары законлы көченә керде.
Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы җәмәгать суды матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа