Бөгелмәле хатын-кызны, чит илдән кайткач, COVID-19 тестын тапшырмаган өчен штрафка тартканнар
Хатын үз гаебен тулысынча таный һәм үкенүен белдерә.
ТР Бөгелмә шәһәр суды РФ территориясенә Төркиядән кайткан җирле хатын-кызга карата административ хокук бозу турында эшне карады. “COVID-19 таралуны булдырмау максатларында изоляция режимын тәэмин итү турында" РФ Баш дәүләт санитар табибының 2020 елның 18 мартында чыгарган 7нче карарында (2020 ел, 27 июль басмасы) каралганча, өч көн эчендә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең бердәм порталында теркәлмәгән, COVID-19 лаборатория тикшеренүе узмаган һәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең бердәм порталында лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләре турында мәгълүмат урнаштырмаган.
Суд утырышында хатын-кыз үз гаебен тулысынча таныды, үкенүен белдерде. Гаепленең элегрәк административ җаваплылыкка тартылмаганның, тәрбиясендә кече яшьтәге баласы булуны һәм аның җаваплылыгын авырайтучы шартларның булмавын исәпкә алып, суд аңа административ штрафның минималь күләмендә (7 500 сум) җәза билгеләү мөмкин дип тапкан. Карар законлы көченә кермәде һәм эш буенча катнашучы затлар тарафыннан шикаять бирелергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа