Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәле хатын-кыз чит кеше машинасына зыян салган һәм җинаять эше фигуранты булган

Җәмәгать судьясы тарафыннан аңа карата җинаять эше каралган.

Бөгелмә ишегалларының берсендә хатын-кыз яраткан кешесенең автомобилен күреп алган. Хәтере калып, көнләшүдән һәм үч алу ниятеннән, ул автомобильнең түбәсенә менеп, кулындагы газлы эчемлекнең пыяла шешәсе белән җилләткеч тәрәзәсен бәреп ваткан. Шулай ук автомобильнең түбәсе панеленә аягы белән дә типкәләгән.

Үз гамәлләре белән көнче хатын-кыз аңлы рәвештә машина хуҗасына 37 мең сумнан артык зыян салган.

Суд утырышында хөкем ителүче гаебен тулысынча таныды, тәүбә итте, өлешчә зыянны каплады. Әлеге шартлар суд тарафыннан җәзаны йомшартучы буларак исәпкә алынды. Суд аны РФ Җинаятьләр турындагы кодексның 167нче маддәсе, 1нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан һәм 100 сәгатьлек мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләгән.

Хөкем карары законлы көченә кермәде һәм эш буенча катнашучы затлар тарафыннан шикаять бирелергә мөмкин.

Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы җәмәгать суды матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса