Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәле гаебен барыбер танымады

Элек тә хөкем ителгәне булган 44 яшьлек ир кешегә карата суд булды. Бөгелмә шәһәр прокуратурасы аны РФ Җинаять кодексының 30 нчы маддә, 3 нче өлеше һәм 105 нче маддә, 1 нче өлеше буенча (кеше үтерегә маташу) гаепләүне яклап чыкты. Агымдагы елның 8 июлендә әлеге ир белән зыян күрүче арасында гауга...

Элек тә хөкем ителгәне булган 44 яшьлек ир кешегә карата суд булды. Бөгелмә шәһәр прокуратурасы аны РФ Җинаять кодексының 30 нчы маддә, 3 нче өлеше һәм 105 нче маддә, 1 нче өлеше буенча (кеше үтерегә маташу) гаепләүне яклап чыкты.

Агымдагы елның 8 июлендә әлеге ир белән зыян күрүче арасында гауга куба. Теге ир кулы белән хөкем ителүченең башына суга, монысы исә бу гамәлне үзен чиксез түбәнсетү дип кабул итә. Гарьләнүе шулкадәр көчле була ки, ул үзен рәнҗетүчедән үч алу - аны үтерү теләге белән яна башлый. Шул ук көнне исерек хәлдә, кулына пычак тотып, зыян күрүченең йорт капкасы төбенә килә, ташлар атып, "дошманының" урамга чыгуына ирешә. Шунда бу ир аңа пычак белән ташлана: муенына, күкрәк читлегенә пычак белән җәрәхәт ясарга өлгерә. Зыян күрүченең хатыны, ирен эчкә тартып алып, капканы ябып куярга өлгермәсә, хәлләрнең ни белән төгәлләнәсен әйтүе кыен...

Хөкем ителүче судта үз гаебен танымады. Суд аны 7 елга ирегеннән мәхрүм итү, җәза срогын аерым режимдагы төзәтү колониясендә үтәргә тиешлеге турында карар чыгарды.

Динар СӘЕТОВ,

Бөгелмә шәһәр прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса