Бөгелмәле бер литр коньяк урлаган өчен рәшәткә артына китә
Ир мондый хокук бозу өчен элек тә җаваплылыкка тартылган булган инде.
Бөгелмә шәһәр прокуратурасы элек хөкем ителгән 35 яшьлек җирле кешегә карата дәүләт гаепләвен хуплады. Элек ул РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 7.27нче маддәсенең 2нче өлеше буенча чит милекне вак-төяк урлаган өчен административ җаваплылыкка тартылган булуга карамастан, янә вак-төяк урлашуларга бара. Атап әйткәндә, 2019 елның 17 ноябрендә, кичке сәгать 10 тулып килгәндә, Бөгелмә шәһәренең “Пятерочка” кибетендә яшерен рәвештә ачык стеллаждан 0,5әр литр күләмле ике шешә “Старейшина” коньягын урлый. Барлыгы 1 023 сум 80 тиенлек товарны үз курткасына яшереп, хакын түләп тормый гына, кибеттән чыгып китә. Урланган шешәләрне таныш булмаган бер иргә 800 сумга сата һәм акчасын үз кирәгенә тота.
Хөкем ителүче судта үз гаебен таный, зыянны капламый.
Гаепләнүченең гамәлләре уд тарафыннан РФ Җинаять кодексының 158.1нче маддәсе (вак урлашу) буенча квалификацияләнгән. Моның өчен аны 5 айга иректән мәхрүм итү һәм катгый режимлы төзәтү колониясенә җибәрергә дигән җәза чарасы билгеләде.
Бөгелмә шәһәр прокуроратурасыннан хәбәр итүләренчә, хөкем карары законлы көченә керде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа