Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәле Бөек Ватан сугышы чорындагы шартлаткыч җайланмаларны саклаган өчен хөкем ителде

Судта үзе аңлатканча, снарядларны Волгоград өлкәсе Паньшин хуторы янында казу вакытында тапкан.

Бөгелмә кешесе шартлаткыч җайланмаларны законсыз саклаган өчен суд каршына басты. «Корал турында»гы Федераль законны бозган ир законсыз рәвештә, 45 калибрлы тупларның броньлы дүрт снарядны саклаган. Судта үзе аңлатканча, снарядларны Волгоград өлкәсе Паньшин хуторы янында казу вакытында тапкан. Снарядлар аңа комачауламасын өчен, сугышчыларның җәсәдләрен табуы сәбәпле, ул аларны үз автомобиленә куеп торган һәм... оныткан. Кайткач, аларны – экспертизага, ә аннары музейга тапшшырырга булган, анысын оныткан. “Аларда шартлаткыч матдә булу турында уйламадым. Казу эшләре алдыннан экспедиция башлыгы инструктаж үткәрде, аның барышында корал һәм сугыш кирәк-яраклары, шартлаткыч матдәләр табылганда, эзтабарлар аларны экспедиция башлыгына тапшырырга тиешлеген, аларны урыннан алып чыгу тыелуын аңлаткан иде”, – дип сөйли.

Җәза төрен һәм күләмен билгеләгәндә суд җинаятьнең характерын һәм җәмгыять өчен ни дәрәҗәдә куркыныч булуын билгели, хөкем ителүченең шәхесен, җәзаны йомшартучы хәлләрне исәпкә алган.

Бәян ителгәннәрне исәпкә алып, суд аңа 1 елга ирегеннән мәхрүм итү, 5000 сум күләмендә штраф түләтү һәм 6 ай сынау срогы белән шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләде. Сынау срогы чорында суд хөкем ителүчене җинаять инспекциясенә хәбәр итми генә даими яшәү урынын үзгәртергә, күрсәтелгән органда әлеге инспекция хезмәткәрләре тарафыннан билгеләнгән срокларда мәҗбүри теркәлүне йөкләде.

Хөкем карары законлы көченә кермәде һәм эш буенча катнашучы затлар тарафыннан шикаять бирелергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса