Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәдә үз хатынын кыйнап үтергән ир-ат хөкем ителде

Тикшерү барышында хөкем ителүче җинаять кылуда гаепне таныган, әмма судта үз гаебен кире каккан.

ТР Бөгелмә шәһәр суды тарафыннан Бөгелмә районында яшәүче бер кешене җинаять кылуда гаепләү буенча җинаять эше каралды. Суд агымдагы елның гыйнварында ир белән хатын арасында ызгыш булуы ачыкланган, аның барышында ир хатынын кыйнаган, типкәләгән. Хатыны урында ук үлә.

Тикшерү барышында хөкем ителүче башта җинаять кылуда гаебен таныган, әмма соңыннан хөкем ителүче хатыны ванна бүлмәсендә егылганда тән җәрәхәтләре алган, дип раслый башлаган. Эш материалларын өйрәнеп, суд хөкем ителүченең күрсәтмәләрен чагыштырып, аларны кылган гамәлләре өчен җинаять җаваплылыгыннан качарга тырышу дип бәяли. Җәза билгеләгәндә, хөкем ителүченең җәзасын җиңеләйтә торган шартлар буларак, суд зыян күрүченең дә хокукка каршы килә торган тәртибен исәпкә алган.

Суд гаеплене РФ Җинаять турындагы кодексның 111нче маддә, 4нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан һәм 6 елга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса