Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәдә яшүсмер таксистка һөҗүм иткән

Егет иптәше белән таксига заказ бирә һәм машинаны урлап качарга омтыла.

Бөгелмә полициясе таксисттан автомобиль урларга омтылган яшүсмерне тоткарлаган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә төнлә ике иптәш егет төнге шәһәр буйлап йөрү өчен таксига заказ бирә. Таксист алар янына килгәч, бер яшүсмер машинаны үзе алып китәргә ниятләп, шоферның муенына ватык шешә башы белән суга. Мондый хәлне көтмәгән иптәше таксистны яклап чыга. Хәлнең үз файдасына булмавын бәяләп, егет качарга булган.

Такси йөртүчегә медицина ярдәме күрсәтелгән, ә яшүсмерне шул ук көнне полиция хезмәткәрләре тотканнар. Аңа “Талау һәм “Кеше үтерергә омтылумаддәләре буенча җинаять эше кузгатырга ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса